Татарстанда илкүләм проект буенча 4,3 км озынлыкта «Минзәлә-Рус Караны»-Тогашево автомобиль юлы ремонтланачак

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанның Минзәлә районында «Минзәлә–Рус Караны»–Тогашево төбәк автомобиль юлының 10,3 км дан 14,6 км га кадәр участогында капиталь ремонтлау дәвам итә. Участок «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ремонт программасына кертелгән.

Юл III техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм транспорт хәрәкәте өлеше 7-8 метр киңлегендә проектланган. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан 80 миллион сум бүлеп бирелгән. Объект күчмә, 2021 елда тәмамланачак. Агымдагы елда капиталь ремонт барышында 4,3 км озынлыктагы участокта тигезләүче катлам урнаштырылачак. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме 40% тәшкил итә.

Агымдагы елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 64,9 км озынлыкта төбәк әһәмиятендәге 38 юл объекты ремонтланачак. Аерым алганда, Әлмәт-Азнакай, Алексеевск-Югары Колок, Рус Акташы-Кузайкино-Дербеден-Казан-Оренбург, Түбән Мактама-Иске Суркино, Потапово-Тумбарла-Татар Кандызы, Казан-Оренбург-Чистай һ.б. автомобиль юллары участоклары ремонтланачак. Бу норматив халәтнең 47,5% ын тәшкил итәчәк. Республика бюджетыннан финанслау 715,4 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International