ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы чираттагы тапкыр «Игелек пандемиясе — Казан» хәйрия акциясенә кушылды. Акция «Умиление» дип аталган гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан оештырылды.
Министрлык хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым, уенчыклар, савыт-саба, урын-җир әйберләре, китаплар җыйдылар - барысы да яхшы хәлдә. Традиция буенча әйберләр Успен Зилант хатын-кызлар монастырена тапшырылды, алар күп балалы, мохтаҗ гаиләләргә биреләчәк.