Сосновка-Кизнер һәм Карамбай-Уром аралыкларында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 15 июньнән «Содружество» шәһәр яны компаниясенең хезмәт күрсәтү полгонында көнчыгыш юнәлешендәге уналты шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.
15 июньнән 5 июльгә кадәр 6430 нчы Казан-Шәмәрдән шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 20.00 кузгалачак, Шәмәрдәнгә 22.13 киләчәк.
15 июньнән 6 июльгә кадәр түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:
6427 нче Сосновка-Казан поезды: 13.20 китә, 17.02 килә;
6935 нче Ижевск-Кизнер поезды: 17.52 китә, 20.19 килә;
6925 нче Кизнер-Казан поезды: 20.22 китә, 22.24 килә;
6926 нчы Казан-Кизнер поезды: 16.50 китә, 21.12 килә;
6936 нчы Кизнер-Ижевск поезды: 21.15 китә, 23.46 килә;
6428 нче Казан-Нократ Аланы поезды: 15.46 китә, 18.57 килә;
6371 нче Ижевск-Кизнер поезды: 09.39 китә, 13.09 килә;
6379 нчы Кизнер-Нократ Аланы поезды: 13.24 китә, 13.13 килә.
30 июньдә, 2, 5, 7, 9, 12, 14 июльдә әлеге поезд җәдвәлдән чыгарыла;
6373 нче Ижевск-Кизнер поезды: 19.00 китә, 22.18 килә.
16 июньнән 7 июльгә кадәр түбәндәге шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк:
- 6933 нче Ижевск-Кизнер поезды: 07.09 китә, 10.05 килә;
- 6924 нче Казан-Кизнер поезды: 05.18 китә, 09.25 килә;
- 6934 нче Кизнер-Ижевск поезды: 9.43 китә, 12.23 килә;
- 6440 нчы Казан-Сосновка поезды: 13.02 китә, 16.28 килә;
- 6923 нче Кизнер-Казан поезды: 10.10 китә, 12.18 килә;
- 6407 нче Арча-Казан поезды: 11.14 китә, 12.56 килә.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Содружество» АҖ сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.