10 июньнән Актаныш районында «Актаныш-Пучы» - Усы автомобиль юлының бер өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районында 10 июньнән 10 августка кадәр  «Актаныш-Пучы» - Усы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда Усы торак пунктында суүткәргеч торбаны капиталь ремонтлау планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» - Усы автомобиль юлы һәм төбәк әһәмиятендәге Актаныш – Пучы автомобиль юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International