Казанда милли проект буенча Гвардия урамы участогын төзекләндерү төгәлләнеп килә

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект буенча Гвардия магистраль урамын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Әмәт магистраленнән Даурскаяга кадәр ремонтлана торган участокның озынлыгы 750 м тәшкил итә.

Гомуми мәйданы 17 171 кв. м булган хәрәкәт өлешен ремонтлау барышында ЩМА-15 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, 281 кв. м мәйданлы тротуарларда - комлы асфальт-бетон катнашмасы. Шулай ук 12 м юлдагы борт ташлары, 12 м тротуар ташлары һәм 1038 метр рәшәткәле коймалар алыштырылган.

Җәяүлеләр кичүендә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен өстәмә терәкләрдә 6 яктырткыч куелган.

Юл тамгасы төшерәсе калган.

Исегезгә төшерәбез, Гвардия урамы Казанның Совет районында урнашкан. Николай Ершов һәм Патрис Лумумба урамнары киселешендә башлана һәм Отрадная һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә тәмамлана. Машиналар йөрү өлеше һәр юнәлештә ике хәрәкәт полосасыннан гыйбарәт, алар трамвай юллары белән бүленгән. Янәшәдә генә Әмәт, Сукно бистәсе, Горки метро станцияләре урнашкан. Совет һәм Россия армиясенең гвардиячел бүлекчәләре һәм гвардиячеләре хөрмәтенә аталган.

Татарстан Республикасы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыруда катнаша. Әлеге проект 2017 елда федераль өстенлекле проект рәвешендә башланды һәм 2019 елда милли проектка кадәр киңәйтелде. 2020 елда 5,045 млрд. сумлык эшләр башкару планлаштырыла, шул исәптән 2,602 млрд. сум – федераль бюджет һәм 2,443 млрд. сум – республика бюджеты акчалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International