Ситимобил такси заказы хезмәте коронавирустан терелүчеләргә плазма тапшыру өчен бушлай йөрү оештырган. COVID-19 белән авырып терелгән кешеләр, үз теләкләре белән, антитәнчеләр белән плазма тапшыру өчен, үзәкләргә һәм кан җибәрү бүлекчәләренә бушлай барып җитә алалар. Хәзер антитәнчеләр белән плазманы Республика кан үзәгендә һәм Республика клиник хастаханәсенең кан җибәрү бүлегендә кабул итәләр. Әлеге акция Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Экспертлар COVREC кан донор плазмасын җибәрү — АКШ, Германия, Кытай һәм башка илләрдә киң кулланыла торган коронавирусны дәвалауның нәтиҗәле алымнарының берсе, дип саный. Казанда 27 майдан башлап әлеге методиканы беренче тапкыр Республика клиник хастаханәсендә кулландылар һәм авыр хәлдәге өч пациентка антитәнчеләр белән плазманы җибәрделәр. Көн саен «ТР ССМ РКҮ» ДАССОның һәм ТР ССМ «РКХ» ДАССОның хезмәткәрләре COVID-19дан терелүчеләргә шалтыраталар һәм антитәнчеләр белән кан тапшыруга чакыралар. Бер донорның плазмасы бер-өч пациентны дәвалау өчен җитә. Әмма, барлык мохтаҗларга ярдәм итү өчен, ирекле ярдәмчеләр күбрәк булырга тиеш.
COVID-19 белән авырып терелгәннәргә плазма доноры булу өчен алдан Республика кан үзәгенә яки Республика клиник хастаханәсенең кан җибәрү бүлегенә шалтыратырга кирәк. Телефон аша теләк белдерүчеләргә антитәнчеләр белән плазманы донацияләү турында сөйләячәкләр, шулай ук кан үзәгенә бушлай бару һәм кайту өчен промокодны ничек алу турында аңлатачаклар.
Март азагыннан Ситимобил бөтен ил буенча кан донорлары өчен бушлай йөрү оештыра башлады. Кан һәм аның компонентларын тапшырырга теләгән иреклеләр Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда һәм башка шәһәрләрдә 32 кан җибәрү үзәгенә һәм бүлекләренә кадәр бару өчен промокодлар алалар. Апрельдән такси заказы сервисы «Инде» интернет-журналы һәм DonorSearch.org донорлар берләшмәсе белән берлектә Республика кан үзәгенең һәм Республика клиник хастаханәсенең һәм Балалар Республика клиник хастаханәсенең кан җибәрү бүлегенең донорлары өчен бушлай йөрү оештырды.