Балаларны яклау көнендә «Казан» аэропорты балалар тавышы белән «сөйли»

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

«Казан» халыкара аэропорты «Балалар сөйли!» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Аның максаты - гражданнарның игътибарын гаилә һәм балачак институтына җәлеп итү, бала белән нәтиҗәле хезмәттәшлек турында искәртү.

Акция «Казан» халыкара аэропорты ярдәмендә «Кояш нуры бүләк ит» хәйрия фонды белән берлектә Гомумроссия халык фронты тарафыннан оештырылды. Анда 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар катнаша: җиңүчеләр дә, музыкаль тамашалар финалистлары да, Британиянең The Daily Mail газетасы версиясе буенча дөньяда иң матур кыз Анастасия Князева да, хәйрия фонды карамагындагы балалар да, һәм башка Россия гаиләләрендәге балалар. Акция илнең бөтен территориясендә, Калининградтан Камчаткага кадәр, транспорт инфраструктурасы объектларында һәм җәмәгать транспортында уза.

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан аэропорты терминалларында балалар тавышы белән гади, әмма иң мөһим хакыйкать яңгырады. Аэровокзалның радиотрансляцион челтәре буенча балалар гаилә, дуслык кыйммәтләре, ни өчен алар әниләрен һәм әтиләрен яратулары, үз хыяллары турында сөйлиләр.

Ольга Акимичева фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International