Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Шинниклар проспектындагы юлны реконструкцияләүне карады

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районында булды, анда ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чараларда катнаша. Эш сәфәрендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың Шинчылар проспектын ремонтлау барышы белән танышты. Эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Проспектның әлеге участогы шәһәрлеләр тарафыннан һәрвакыт тәнкыйтьләнә килгән. Ниһаять, 1.5 км участокта төзекләндерү эшләренә керешкәннәр.

Проспектта хәрәкәт алты полосадан торачак. Урам юлы яктыртылачак, юл билгеләре куелачак, тротуарлар, дүрт урыннан җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыннары булачак. Барлык эш өчен 356 млн сум бүлеп бирелгән.

"Иң мөһиме - сезнең монда урын җитәрлек", - дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов реконструкция проектын. Чыннан да, юл киңлеге автомобильчеләрнең генә түгел, велосипедчыларның да, җәяүлеләрнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Эш апрель урталарында ук башланды.Юлның бер ягында асфальт- бетон өслекнең түбән катламы җәелгән һәм борт ташын урнаштыру өчен нигез әзерләнгән. Икенче якта юлны киңәйтү эше бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International