Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше кысаларында су белән тәэмин итү һәм газ челтәрләрен үзгәртеп кору тәмамланды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) 1 этабын төзү дәвам итә. Ул 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, барлык эшләр дә билгеләнгән график буенча бара. Узган атнада объектта гомуми күләме 307 мең куб м булган грунтны эшкәртү һәм чыгару төгәлләнде. Ферма шоссесы урамыннан Борисковская урамына кадәр юл киеме һәм юл полотносы урнаштырылды, төп юнәлешнең 3 һәм 4 нче номерлы терәк диварлары арасында һәм 4 нче номерлы терәк дивары буенда юл асфальтланды. 104 метр суүткәргеч лотоклар монтажланды, 6058 метр борт ташы урнаштырылды.

Казанның «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре трамвай линияләрен монтажлауны дәвам иттеләр.

Ферма шоссесы урамы белән киселештәге юлүткәргеч төзелешендә сул һәм уң як юлларның һәм трамвай юллары өчен аралык корылмалары белән  терәкләр, шулай ук 1, 2, 3, 4 һәм 5 номерлы терәк диварлар урнаштырылды. Трамвай юлының аралык төзелеше торцларын бетонлаштыру эшләре арматура тартылганнан соң тәмамланды. 1 һәм 2 номерлы терәк диварларында рәшәткәле коймалар һәм тышкы яктырту баганалары урнаштыру буенча эшләр алып барылды. Күперләрне демонтажлау һәм трамвай хәрәкәте өчен аралык корылмасын урнаштыру эшләре башкарылды, бу юлүткәргече астында борылма элмәкләр урнаштыруны төгәлләргә һәм Ферма шоссесы урамы буенча төп юлны башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Борисковская урамында субай фундаментларын  һәм җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе баганалары урнаштыру төгәлләнде. 1 нче номерлы баскычтан төшү юлы һәм аралык корылмаларының пыяласы каркасларының металл конструкцияләрен монтажлау, монолит поликарбонат конструкцияләрен пыялалау дәвам итә.

Су белән тәэмин итү һәм газ челтәрләрен үзгәртеп кору төгәлләнде. Элемтә һәм яңгыр канализацияләре челтәрләрен үзгәртеп кору, шулай ук яшелләндерү, газоннар урнаштыру һәм яшел үсентеләргә су сибү системасын монтажлау дәвам итә.

1 этап төзелешендә узган атнада 109 инженер-техник персонал һәм 25 махсус техника берәмлеге катнашты.

Зур Казан боҗрасының беренче этабы дүрт полосалы юлны үз эченә ала (һәр юнәлештә икешәр полоса). Ул шәһәр әһәмиятендәге беренче класслы магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 109,7 м озынлыкта һәм 35,78 м киңлегендә юлүткәргече 4 транспорт хәрәкәте полосасы һәм ике юллы трамвай линияләре өчен төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International