Минзәлә районында 1 июньнән 19 октябрьгә кадәр М-7 «Идел» - Яңа Александровка – Тулбай автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда Тулбай авылы янындагы буаның гидротехник корылмасына капиталь ремонт ясау планлаштырылган.
Урап узу өчен машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге М-7 «Идел», шулай ук төбәк әһәмиятендәге Минзәлә – Боерган һәм «Минзәлә шәһәрен урап узу» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне әлеге автомобиль юлы буенча үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.