Саба районында «Байлар Сабасы авылын урап узу» автомобиль юлы буенча хәрәкәт 2 айга ябылды

2020 елның 29 мае, җомга

Саба районында 29 майдан 31 июльгә кадәр «Байлар Сабасы авылын урап узу» автомобиль юлының 0,6 км дан 2,3 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылды. Бу чорда биредә ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә Байлар Сабасы бистәсенең урам-юл челтәре автомобиль юллары тәкъдим ителә: Тукай, Яшел, Һади Такташ, Тынычлык, Игенче, Мәктәп, Татарстан, Төзүчеләр, Вәлиуллиннар, Бәширов, Кол Гали, Шамил Усманов, Гадел Кутуй урамнары, Һади Такташ һәм Кол Гали тыкрыклары.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне әлеге автомобиль юлы буенча үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International