Татарстанда автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 477 тоннадан артык чүп-чар җыелган

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанда юл буе полосаларын, якын-тирә территорияләрне һәм тимер юл вокзалларына бүлеп бирелгән полосаларны җыештыру дәвам итә.

Икеайлык башыннан бирле төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 477 тоннадан артык каты көнкүреш калдыклары җыелган. Көн саен юл буйларын санитар чистартуда 704 кеше һәм 203 махсус техника берәмлеге катнаша.

«РТЮ» ААҖнең Куйбышев тимер юлы Идел-Кама төбәге филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юл полосаларын һәм произвоство участокларының якын-тирә территорияләрен чистартуда катнаштылар. Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле әлеге эшкә 723 кеше җәлеп ителгән. Бу чорда 24 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм юкка чыгарылган, 61 тонна чүп-чар утильләштерелгән, 102 агач утыртылган. Җыештырылган территориянең мәйданы 2 489 039 кв. м тәшкил иткән.

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү эшләрен оештырды. Чараларда 1085 кеше катнашты. Тимер юлга бүлеп бирелгән җыештырылган полосаның гомуми мәйданы 169 070 кв. м тәшкил иткән, полигоннарга 11 тоннага якын каты коммуналь калдык чыгарылган, 165 агач утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International