1 июньнән унтугыз шәһәр яны поездының йөрүе яңартыла

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең хезмәт күрсәтү полигонында пассажирлар агымы арту сәбәпле унтугыз поездның йөрүе яңартыла.

1 июньнән түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнә:

6101 нче Казан-Канаш поезды көн саен 14.30 китә, 17.26 килә;

6102 нче Канаш-Казан поезды көн саен 8.22 китә, 11.18 килә;

6003 нче Казан-Свияжск поезды көн саен 12.35 китә, 13.55 килә;

6004 нче Свияжск-Казан поезды көн саен 14.20 китә, 15.35 килә. Әлеге поезд билгеләнүгә бәйле рәвештә 6356 нчы шәһәр яны поезды гамәлдәге җәдвәл буенча Свияжск станциясеннән 12.29 китә, Казан станциясенә 13.46 килә;

- 6434 нче Казан-Арча поезды көн саен 13.12 китә, 14.50 килә;

- 6482 нче Яшел Үзән-Арча поезды көн саен 18.28 китә, 20.44 килә;

- 6924 нче Казан-Кизнер поезды көн саен 5.18 китә, 9.21 килә;

- 6934 нче Кизнер-Ижевск поезды көн саен 9.48 китә, 12.23 килә;

- 6926 нчы Казан-Кизнер поезды көн саен 16.13 китә, 20.28 килә;

- 6936 нчы Кизнер-Ижевск поезды көн саен 20.33 китә, 23.05 килә;

- 6935 нче Ижевск-Кизнер поезды көн саен 17.52 китә, 20.25 килә;

- 6925 нче Кизнер-Казан поезды көн саен 20.30 китә, 22.32 килә.

2 июньнән түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнә:

6405 нче Арча-Казан поезды көн саен 7.00 китә, 8.47 килә;

6933 нче Ижевск-Кизнер поезды көн саен 6.39 китә, 9.27 килә;

6923 нче Кизнер-Казан поезды көн саен 9.32 китә, 11.40 килә.

5 июньнән түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнә:

- 6383 нче Казан - Йошкар-Ола поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14.20 китә, 17.45 килә;

- 6453 нче Йошкар-Ола - Табашино поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18.50 китә, 20.14 килә.

6 июньнән түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнә:

- 6452 нче Табашино - Йошкар-Ола поезды шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 5.01 китә, 6.35 килә;

- 6382 нче Йошкар-Ола - Казан поезды шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 7.45 китә, 11.05 килә.

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International