Казан аэропортында июнь аеннан «Победа» авиакомпаниясе рейслары яңартыла

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Түбән бюджетлы «Победа» авиакомпаниясе июнь аеннан Казаннан 4 юнәлеш буенча рейслар яңарта.

5 июньнән Мәскәүгә (Внуково) көндәлек рейслар башлана. Казаннан очып китү 18:45.

11 июньнән Анапага очарга мөмкин булачак - Казаннан очып китү 20:40. Очыш программасы кыскартылган ешлыктан соң биш көнлек графикка күчү белән башлана (дүшәмбедән һәм җомгадан кала).

12 июньнән Санкт-Петербургка рейслар программасы тәкъдим ителә, Казаннан очып китү 20:55 - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә, 21 июньнән - көн саен.

13 июньдә Казаннан 11:05 очып китү белән Сочига рейслар яңартыла. Очу көннәрен очышлар җәдвәлендә төгәлләштерергә кирәк.

Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Күрсәтелгән шәһәрләрнең һәрберсендә вакыт Мәскәүнеке белән туры килә.

Билетлар авиакассаларда һәм www.pobeda.aero сайтында сатуда. Шулай ук пассажирларга «Казан» халыкара аэропорты сайтында «Билет сатып алырга» сервисыннан файдаланырга тәкъдим итәбез.

Радик Габдрахманов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International