Сарман районында Җәлил-Сарман автомобиль юлының 23,2 км дан 28,1 км га кадәр участогында капиталь ремонтлау башланды. Капиталь ремонт барышында 4,9 км озынлыктагы участокта тигезләү катламы, ЩМА-15тән яңа катлам җәеләчәк, һәр яктан 2,5әр метр вак таш белән юл кырыйлары ныгытылачак, 2108 метр барьер коймалар һәм 64 юл билгесе куелачак.
Юл IV техник категория нормативы буенча 7 м киңлектә 2 хәрәкәт полосасы белән проектланган.
Финанслау күләме республика бюджетыннан 24 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Яр Чаллы агломерациясендә 61,5 км озынлыктагы 15 объект ремонтланачак. Шул исәптән 48,35 км озынлыктагы төбәк юлларының 11 участогы. Ремонт нәтиҗәсендә агломерация юлларының 80% ы нормативларга туры киләчәк.