Татарстанда санитар-экологик икеайлык башыннан бирле автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 445 тоннадан артык чүп-чар җыелды

22 май 2020 ел., җомга

Татарстанда 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык тәмамланып килә. Юл буе полосаларын, якын-тирә территорияләрне һәм тимер юл вокзалларына бүлеп бирелгән полосаларны җыештыру эшләре алып барыла.

Икеайлык башыннан бирле төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 445 тоннадан артык каты көнкүреш калдыклары җыелган. Көн саен юл буйларын санитар чистартуда 700 кеше һәм 201 махсус техника берәмлеге катнаша.

«РТЮ» ААҖнең Куйбышев тимер юлы Идел-Кама төбәге филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юл полосаларын һәм произвоство участокларының якын-тирә территорияләрен чистартуда катнаштылар. Санитар-экологик икеайлык башыннан алып утильләштерүгә 54 тоннадан артык чүп-чар тапшырылган, 102 агач утыртылган, 12 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән. Җыештырылган территориянең мәйданы 2 474 564 кв. м тәшкил иткән.

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрен чистартуны һәм төзекләндерүне дәвам итте. Тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның гомуми мәйданы 96 690 кв. м тәшкил иткән, полигоннарга 7 тоннадан артык каты коммуналь калдык чыгарылган, 165 агач утыртылган. Чараларда 545 кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования