ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хезмәтне саклау өлкәсендә эшне иң яхшы оештыру буенча смотр-конкурска йомгак ясалды

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, мондый смотр-конкурслар предприятиеләр эшен стимуллаштыра һәм эш бирүчеләрнең сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру белән кызыксынуын арттыра.

2019 ел нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклау өлкәсендә эшне иң яхшы оештыру смотр-конкурсында җиңүчеләр итеп түбәндәге предприятиеләр билгеләнде.

«100 кадәр хезмәткәре булган хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы юл хуҗалыгы оешмасы» номинациясендә «Строительная организация «Тозелеш» ҖЧҖ танылды.

500 кадәр  хезмәткәре булган иң яхшы юл хуҗалыгы оешмалары арасында «Татнефтедор» ҖЧҖнең Азнакай АЮИ (1 урын), «Татавтодор» АҖнең Мамадыш филиалы (2 урын) булды. Өченче урынны «Татавтодор» АҖнең Саба филиалы һәм «Татнефтедор» ҖЧҖнең Бөгелмә АЮИ алды.

«500 кадәр хезмәткәре булган хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы транспорт оешмасы» номинациясендә «Горэлектротранспорт» МУП (Түбән Кама шәһәре) - 1 урын, «Түбән Кама ПАТП-1» АҖ - 2 урын һәм «Промжелдортранс-Сервис» ҖЧҖ - 3 урын.

500 артык хезмәткәре булган хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы транспорт оешмалары - «Бигеш» аэропорты» АҖ - 1 урын һәм «ПАТП-4» МУП – 2 урын.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәтне саклау һәм куркынычсыз шартлар булдыру буенча иң яхшы оешма дип табылды.

«Хезмәтне саклау өлкәсендә эшләрне сыйфатлы һәм оператив башкарган өчен» номинациясендә «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй АЮИ җиңүче булды.

«Хезмәтне саклау проблемаларын хәл итүдә актив катнашкан өчен» призы «Татнефтедор» ҖЧҖнең Әлмәт АЮИ тапшырылды.

Хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International