Илкүләм проект буенча «Әлмәт-Азнакай»-Кәкре Елга-«Азнакай-Тымытык-Күктәкә» автомобиль юлы участогы ремонтланды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанның Азнакай муниципаль районында «Әлмәт-Азнакай»-Кәкре Елга-«Азнакай-Тымытык-Күктәкә» автомобиль юлы төзекләндерелде. Юл эшләре «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 15,6 км дан 17,5 км га кадәр участокта башкарылган.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 6 м киңлектәге 2 хәрәкәт полосасы белән проектланган. Ремонт барышында 1,9 км озынлыктагы участокта тигезләү катламы урнаштырылган, асфальт-бетон катнашмасының югары катламы җәелгән. Әлеге юл буйлап Түбән Яки, Мәлбагыш, Әлки һәм Кызыл Сукачы торак пунктларын тоташтырып, мәктәп маршруты уза.

Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект кысаларында Татарстанда 64,9 км озынлыктагы төбәк әһәмиятендәге 38 юл объекты ремонтланачак. Бу төбәк юлларының норматив халәтенең 47,5% ын тәшкил итә. Аерым алганда, Алексеевск-Югары Колок, Рус Акташы-Кузайкино-Дербедень-Казан-Оренбург, Түбән Мактама-Иске Суркино, Потапово-Тумбарла-Татар Кандызы, Казан-Оренбург-Чистай һәм башка автомобиль юллары участоклары. Финанслау республика бюджетыннан 715,4 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International