Казан-Нократ Аланы һәм Кизнер-Казан шәһәр яны поездлары хәрәкәте яңартыла

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

21 майдан 6428 нче номерлы Казан-Нократ Аланы шәһәр яны поезды (16.25 кузгалып китә, 19.35 килә) хәрәкәте яңартыла.

22 майдан 6423 нче номерлы Кизнер-Казан шәһәр яны поезды (7.00 кузгалып китә, 9.55 килә) хәрәкәте яңартыла.

21 майдан 6477 нче номерлы Арча-Паратск юнәлешендәге поездның маршруты кыскара. Поезд Арча-Яшел Үзән маршруты буенча хәрәкәт итәчәк, 15.53 кузгалып китә, 18.12 килә.

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International