Татарстанда тугыз шәһәр яны поездының йөрүе яңартыла

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

20 майдан түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәте яңартыла:

6327 нче Казан - Албаба поезды маршрутын кыскартып, Казан – Свияжск маршруты буенча хәрәкәт итәчәк, 18.37 китә, 19.53 килә;

6325 нче Казан - Волжск поезды 17.21 китә, 18.57 килә;

6359 нчы Казан - Свияжск поезды 19.29 китә, 20.42 килә;

6432 нче Казан - Арча поезды 10.32 китә, 12.10 килә;

6475 нче Арча - Паратск поезды 13.10 китә, 15.50 килә;

6478 нче Паратск - Бирюли поезды 16.10 китә, 17.55 килә;

6479 нчы Бирюли – Краснозаринск поезды 18.09 китә, 20.07 килә;

21 майдан 6304 нче Свияжск – Казан (06.11 китә, 07.28 килә) һәм 6302 нче Свияжск – Казан (05.19 китә, 06.35 килә) шәһәр яны поездларының хәрәкәте яңартыла.

Шулай ук 20 майдан 6477 нче Арча – Паратск поезды маршруты кыскара. Арча - Васильево маршруты поезды 15.53 китә, 17.59 килә.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны

• 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе);

• «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru;

• «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International