Минзәлә районында 20 майдан 15 августка кадәр Минзәлә - Рус Караны - Тогашево автомобиль юлының 7,37 км дан 14,65 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге М-7 «Волга» - Иске Матвеевка, Иске Матвеевка – Николаевка - Рус Караны, Минзәлә – Рус Караны – Тогашево, «Минзәлә – Рус Караны – Тогашево» - Хуҗәмәт автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне әлеге автомобиль юлы буенча үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.