21 майдан «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе поездларында шәхси саклану чаралары – битлек һәм перчаткалар сатып алырга мөмкин булачак. Хезмәт компаниянең барлык хезмәт күрсәтү полигонында билет кассирлары тарафыннан күрсәтелә. Битлек бәясе - 22 сум, перчаткалар - 4 сум.
Шулай ук шәхси саклану чаралары барлык станцияләрдә һәм эшләүче кассалары булган тукталыш пунктларында да сатылачак. Хәзерге вакытта алар кырык дүрт.
Исегезгә төшерәбез, 12 майдан Татарстан Республикасында битлек һәм перчаткадан башка шәһәр яны поездларында йөрү тыела. Транспорт инфраструктурасы объектларында булу өчен гражданнарга битлекләрдә булырга кирәк. Көн саен шәхси саклану чаралары булмаган пассажирларны ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Таләпләрне бозган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән.
«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе кабул ителә торган чараларга аңлап карауны, сәфәр вакытында дистанцияне метр ярым тотуны, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне, гаджетларны дезинфекцияләүне, шулай ук транспортта йөрү өчен контактсыз ысуллардан файдалануны сорый.