Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы базасында су транспорты өчен кадрлар әзерләү буенча кампус төзелешен гамәлгә ашыруга багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.
Әлеге инвестицион проект кысаларында Идел дәүләт су транспорты университеты Казан филиалының уку корпусы объектларын төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара. Бу максатларга акча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Эшләр график нигезендә оештырылган. Проектны тормышка ашыру агымдагы елның декабренә планлаштырылган.
Республика бюджеты хисабына студентлар тулай торагы төзү каралган.