Актаныш муниципаль районында 20 майдан 30 сентябрьгә кадәр Актаныш - Пучы автомобиль юлының 17,5 км дан 21,4 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Актаныш – Пучы» - Татар Суксуы, Түке – Татар Ямалы һәм «Актаныш – Пучы» – Бүләк автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.