«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Түбән Кама-Сургут маршрутын ача

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

1 июньнән Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Түбән Кама-Сургут юнәлешен ача.

Самолетлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очачак. Маршрутта CRJ-200 Бомбардье Канада авиалайнерлары җәлеп ителгән, салонның максималь сыйдырышлыгы – 50 кеше. Юл вакыты 2 сәгать 30 минут булачак.

Түбән Кама-Сургут юнәлешенә билетны  авиакомпания сайтында сатып алган очракта бер якка минималь бәясе 4090 сумнан башлана. Әлеге рейс РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 25 декабрендәге 1242 нче номерлы  карары кысаларында башкарыла, ул төбәк маршрутларында пассажирларны түбән бәядән йөртергә мөмкинлек бирә.

Рейслар турында белешмәләрне һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин. Авиабилетларга сату ачык инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International