Бүген, Халыкара гаилә көнендә, Горький магистраленең Казан регионыннан Гурьяновларның хезмәт династиясен Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре котлады. Ир-атларга министр исеменнән исемле сәгать, ә хатын-кызларга чәчәкләр тапшырылды. Һөнәри династияләрне хөрмәтләү акциясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылды.
Россия тимер юлларының таянычы - аның профессиональ династияләре. Горький магистраленең Казан төбәгендә генә дә алар 30дан артык. Гурьяновлар гаиләсендә тимерьюлчы һөнәрен менә инде алты буын сайлый. Гомуми хезмәт стажы 549 ел.
Династиягә нигез салучы - Иван Никитович Гурьянов. Ул 1896 елда туган һәм Юдино паровоз хуҗалыгында мичче булып эшли башлаган, анда 42 ел эшләгән. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен медаль алган. Ул тимер юл транспортында Сталин чакырылышы ударнигы.
Аның уллары Александр, Николай һәм Михаил (аларның тормыш иптәшләре дә) әтисе юлыннан китеп, Юдинодагы паровоз депосында хезмәт итүләрен дәвам иткәннәр. Александр сугышка кадәр 7 ел депода слесарь булып эшләгән һәм 1941 елда һәлак була. Михаил Юдино депосына 35 ел гомерен биргән. Паровозларны ремонтлау буенча слесарь, токарь, тепловоз машинисты, 1971 елдан 1975 елга кадәр - ТАССР 8 нче чакырылыш Югары Советы депутаты, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары. Күп кенә дәүләт бүләкләре, шул исәптән «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» һ.б. медальләр алган.
Николай Юдиноның паровоз һәм вагон депосында 39 ел эшләү дәверендә слесарь да, токарь да, вагон остасы да, вагоннар караучы да булган. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Аларның балалары тимер юлда үз мәхәббәтләрен табып, ата-бабаларының данлы эшен дәвам иткәннәр. Бүгенге көндә хезмәт традицияләрен тормышларын тимер юлга багышлаган оныкчыклары дәвам итә. Династиянең иң яшь вәкиле - Иван Никитович Гурьяновның оныкчыгының улы Данилга хәзер 21 яшь. Казан тимер юл транспорты техникумын тәмамлаганнан соң инде бер ел Казан юл дистанциясендә монтер булып эшли һәм Мәскәү транспорт институтында укый.
Бу гаиләгә шулкадәр төрле һөнәр туры килә: мичче, слесарь, паровозларны ремонтлау буенча слесарь, токарь, бригадир, тепловоз машинисты, вагон мастеры, вагоннарны тикшерүче, сигналчы, оператор, станция буенча дежур, өлкән электромеханик, юл монтеры... Әмма аларны бер нәрсә берләштерә - бу Россия тимер юлларын үстерүгә һәм аның уңышына керткән өлешләре.