Яр Чаллыда илкүләм проект буенча Машина төзелеше урамын ремонтлыйлар

2020 елның 15 мае, җомга

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Яр Чаллыда Хәсән Туфан һәм Яшьлек проспектлары арасында 3,1 км озынлыктагы участокта Машина төзелеше урамын капиталь төзекләндерү дәвам итә. Башкарылган эшләрнең күләме 25% тан артык тәшкил итә. Финанслау суммасы - 283,5 млн. сум.

Реконструкция кысаларында юлны киңәйтү планлаштырылган - һәр якка икешәр полоса барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 61,5 км озынлыктагы 15 объект яңа кыяфәткә ия булачак, бу исә норматив халәтнең 80% ын тәэмин итә. 12,2 км озынлыктагы 4 объект (Машина төзелеше урамының 2 участогы, Раскольников урамы һәм Залесный проспекты) Яр Чаллыда урнашкан, 48,35 км озынлыктагы 11 объект – төбәк юллары. Финанслау 1,36 млрд. сум тәшкил итә: федераль һәм республика бюджетларыннан 680 миллионышар сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International