«Алексеевскдорстрой» юл оешмасында 30 гаилә династиясе исәпләнә

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген иртүк «Алексеевскдорстрой» ААҖдә хезмәт династияләрен җылы котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Котлау Халыкара гаилә көнендә хезмәт династияләрен хөрмәтләү акциясе кысаларында оештырылды.

Хәзер биредә 30 гаилә династиясе вәкилләре эшли. Владимир Николаевич Изотов - «Алексеевскдорстрой» ААҖндә иң зур һәм нык хезмәт династиясенә нигез салучы. Ул предприятиедә 2000 елның ноябрендә автомобиль йөртүче булып эшли башлый. Владимир Николаевич осталык, югары җитештерүчәнлек, экономиялелек белән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, төрле төр автомобильләр белән идарә итә. 2004 елның сентябрендә әтисе юлыннан предприятиегә олы улы Анатолий килә. Озак та үтми, абыйсы артыннан монда урта улы Юрий маляр булып урнаша. 2014 елның февралендә Изотовлар гаиләсе династиясенең кече улы Иван белән тулылана, ул вулканизатор булып эшли. Уллары әтиләренә сынатмаска тырышалар, автомобиль юллары төзелешенең төрле җаваплы участокларында намус белән эшлиләр.

«Алексеевскдорстрой» ААҖндә хезмәт династиясенә тагын бер нигез салучы - Фердинат Дамир улы Зәйдәров. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 1994 елның сентябрендә юл төзелеше өлкәсендә автомобиль йөртүче булып башлаган һәм бүгенге көнгә кадәр, автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү буенча иң җаваплы участокларда, әлеге һөнәр буенча эшли. Аның кул астында стажировка үткән яшь шоферлар үз эшләренең югары профессиональ белгечләре булдылар. 2014 елның августында Фердинат Дамирович хәзер база мөдире булып эшләүче өлкән улы Илнарны предприятиегә китерә. 2017 елның сентябрендә ГСМ склад мөдире булып кече улы Динар урнаша. Зәйдәровларның гаилә династиясен коллективта предприятиегә тугрылык һәм һөнәри осталыклары өчен хөрмәт итәләр.

Фото: Зайдаровларның хезмәт династиясе вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International