Ленар Сафин Татарстан транспорт комплексының хезмәт династияләрен Халыкара гаилә көне белән котлады

2020 елның 15 мае, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Халыкара гаилә көнендә хезмәт династияләрен котлау акциясенә кушылды. Акция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды.

Министр билгеләп үткәнчә, династия - теләсә кайсы производствоның, теләсә кайсы тармакның горурлыгы. Әти-әниләре артыннан предприятиегә олы яшьтәге балалар килгәч, ныклы һөнәри ячейка формалаша, анда буыннан-буынга бер-берсенә белем, тәҗрибә, эшләренә мәхәббәт сеңдерәләр, гаилә традицияләре булдырыла.

Бүген республиканың транспорт комплексы предприятиеләрендә 300дән артык хезмәт династиясе исәпләнә. Бу - безнең алтын фондыбыз, безнең төп өметебез һәм таянычыбыз, дип ассызыклады Ленар Сафин. Юл тармагында гына да алар 100дән артык, ә Горький магистраленең Казан төбәгендә - 30га якын гаилә. Министр хезмәт династияләрен Халыкара гаилә көне белән чын күңелдән котлады һәм аларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International