Шәһәр яны поездларында йөрү өчен пассажирларның битлекләре һәм перчаткалары булырга тиеш

2020 елның 15 мае, җомга

ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маендагы 374 номерлы карары кысаларында 2020 елның 12 маеннан пассажирларга шәһәр яны поездларында шәхси саклану чаралары – битлек һәм перчаткалар кулланмыйча йөрү тыела. Транспорт инфраструктурасы объектларында да гражданнар битлекләрдә булырга тиеш.

«Содружество» шәһәр яны компаниясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә көн саен траспортта шәхси саклану чаралары булмаган пассажирларны ачыклау буенча рейдлар үткәрә.

2020 елның 16 маеннан әлеге кагыйдәләрне бозучы пассажирларны РФ КоАП 20.6.1 статьясы нигезендә кисәтү яки 1000 сумнан 30000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International