Татарстанда автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 415 тоннадан артык чүп-чар җыелды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанда федераль һәм төбәк юлларының юл буе полосаларын, тимер юл вокзалларынының якын-тирә территорияләрен һәм бүлеп бирелгән полосаларын тиешле халәткә китерү буенча эшләр дәвам итә. Икеайлык башыннан бирле төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 7160 куб м дан артык - 415 тонна каты көнкүреш калдыклары җыелган. Көн саен юл буйларын санитар чистартуда 668 кеше һәм 198 махсус техника берәмлеге катнаша.

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча «РТЮ» ААҖ филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юл полосаларын һәм производство участокларының якын-тирә территорияләрен чистартуда катнаштылар. Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле 47 тоннадан артык чүп-чар утильләштерүгә тапшырылган, 90 агач утыртылган, 7 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм юкка чыгарылган. Җыештырылган территориянең мәйданы 2 267 946 кв. м тәшкил иткән.

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрен чистартты һәм төзекләндерде. Тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның чистартылнан территориясенең гомуми мәйданы 53 890 кв. м тәшкил иткән, полигоннарга 5 тоннадан артык каты коммуналь калдык чыгарылган. Чараларда 525 кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International