Тукай районында 15 майдан капиталь ремонт чорында Теләнче-Тамак – Останково –Торнаташ автомобиль юлы участогы ябыла

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районында 15 майдан 31 октябрьгә кадәр Теләнче-Тамак – Останково –Торнаташ автомобиль юлының 0 км дан 7,55 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә капиталь ремонт планлаштырылган. Машина йөртүчеләрне әлеге автомобиль юлы буенча маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз һәм урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Князево – Казиле –Иске Абдул – Торнаташ, М7-Идел – Татарстан – Ташкичү - «Чаллы – Сарман», Яр Чаллы – Сарман, «Яр Чаллы – Сарман» - Теләнче-Тамак автомобиль юлларын тәкъдим итәбез.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International