Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 40 автобус чыккан, 227 рейс башкарылган.

Идел елгасында су биеклеге 53,02 м билгесендә теркәлгән, алдагы тәүлек белән чагыштырганда 2 см га арткан (куркыныч дәрәҗәдәге билге - 54,24 м), Кама елгасында - 63,74 м, күрсәткеч алдагы тәүлек дәрәҗәсендә калган (65,9 м).

Казан аэропортыннан 18 рейс башкарылган, шул исәптә 4 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 196 кеше килгән, 162 пассажир киткән.

13 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, томан. Көндез яңгыр, кайбер районнарда яшен. Җил көньяктан, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр. Һава температурасы көндез: 19-24 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International