12 майдан «Аракчино-Югары Ослан» паром кичүе эшли башлады.
Кичү көн саен 06:00 дән 22:00 гә кадәр 10-15 минут хәрәкәт итү ешлыгы белән эшләячәк.
Паромнар техник яктан төзек хәлдә, паромнарны Россия елга регистрында тиешле тикшерү үткәрелде һәм аларны Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә тапшырдылар. Эксплуатацияләүче оешма дезинфекция чаралары, санитайзерлар һәм тән температурасын контактсыз үлчәү өчен приборлар сатып алды.
Пассажирлар өчен кичү буенча хәрәкәт бәясе - 60 сум, транспорт чаралары өчен - 250 сум тәшкил итә.