«Алексеевскдорстрой» ААҖ хезмәткәрләре Спас, Әлки һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүче сугыш ветераннарына, тыл ветераннарына, ялгыз кешеләргә һәм аз керемле гаиләләргә 120 азык-төлек җыелмасын тапшырдылар. Теләкләрне исәпкә алып, җыелмаларга ярмалар, макарон әйберләре, бал, казылык, май һәм төрле тәм-томнар керде.
Татарстанның юл тармагы предприятиеләре катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы, адреслы социаль ярдәм күрсәтәчәк.