8 майдан Казаннан Гаврилковога шәһәр яны автобус маршруты яңартыла

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләре буенча 8 майдан башлап Югары Ослан муниципаль районында урнашкан Гаврилково бакчачылык бистәсенә кадәр шәһәр яны элемтәсенең автобус маршруты яңартыла.

Казаннан Гаврилковога (Тихий плёс) автобус көн саен Мәскәү базары (Волгоград ур.) тукталыш мәйданыннан 08:00 һәм 16:00 сәгатьтә китә. Кире якка - 09:30 һәм 17:30 сәгатьтә. Маршрутта КПАТП-1 АҖ хезмәт күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, һәр пассажир бакчачылыкка бару өчен 6 нчы номерлы смс-кодлы махсус рөхсәт алырга тиеш. Шулай ук пассажирларда шәхси саклану чаралары да булырга тиеш.

Җәдвәл турында тулырак мәгълүматны 89600506888 белешмә номеры буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International