Татарстанның тагын бер юл оешмасы 50 аз тәэмин ителгән гаиләгә ярдәм итте

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

«Төзелеш» төзелеш оешмасы «Игелек кәрҗине» дигән хәйрия акциясе үткәрде. Казанның аз керемле пенсионерларына, инвалид балалары булган һәм күп балалы гаиләләренә 50 азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның юл тармагы предприятиеләре үз-үзләрен изоляцияләү чорында катлаулы тормыш шартларында калган кешеләргә ярдәм итү инициативасы белән чыктылар. Республиканың «Волгадорстрой» ҖЧҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Трест Камдорстрой» АҖ, «Мостовик» АҖ, «Межрайонное дорожно-строительное управление-1» ҖЧҖ, «Чистопольский Автодор» ҖЧҖ, «РусРемСтрой» ҖЧҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ тарафыннан Дәрвишләр балалар йорты, Яр Чаллы, Алексеевск, Әлки, Спас районнарындагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары, Казан, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә, Чирмешән, Ютазы, Балтач, Чистай, Алексеевск, Әлки, Теләче, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарының аз керемле һәм күп балалы гаиләләренә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Юл төзүчеләр аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук балалар йортларына һәм картлар өчен интернатларга үз-үзләрен изоляцияләү чорында ярдәм күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International