Идел буе федераль округында машина йөртүчеләрнең психофизик торышын күзәтү системасын куллану буенча эксперимент тәмамланды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Идел буе федераль округы территориясендә 2020 елның 5 февраленнән 30 мартына кадәр автобус йөртүчеләр өчен махсус куркынычсызлык системасы тесты үткәрелде. Система транспорт чарасының тизлеген, урнашу урынын һәм хәрәкәт характерын күзәтергә мөмкинлек бирә. Әгәр йөртүче юлдан  игътибарын югалткан очракта яки камера анда арыганлык һәм йокы билгеләрен теркәсә, махсус сигнал йөртүчегә юл ситуациясенә игътибарын кире кайтарырга ярдәм итәчәк.

Мондый эшнең мөһимлеге һәм кирәклеге турында статистика сөйли: Россиядә автобуслар барлык транспорт төрләрен кулланучы пассажирларның 88% ын йөртә. Автобусларда юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы диярлек, 46% ы йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Идел буе федераль округында автобуслар өчен куркынычсызлык системасын тестлау эше РФ Транспорт министрлыгы тарафыннан оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International