«Алексеевскдорстрой» ААҖ аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча хәйрия акциясендә катнашуын дәвам итә. Бу юлы өч картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар бал, җиләк-җимеш һәм төрле тәм-томнар белән азык-төлек җыелмалары алдылар. Бу Алексеевск районының Олы Полянка авылындагы интернат-йорттан 49 кеше, Әлки районының Юхмачы авылындагы интернат-йорттан 72 кеше һәм Спас районының Болгар шәһәрендәге интернат-йорттан 61 кеше. Җыелмалар интернат-йорт карамагындагылар теләге буенча формалаштырылды. Хәзер Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен интернат-йортлар карантинда. Шуңа күрә «Алексеевскдорстрой» ААҖ хезмәткәрләре карт һәм ялгыз кешеләрне сөендерергә тырыштылар.