Татарстан юл тармагының тагын бер предприятиесе - «Татнефтедор» ҖЧҖ аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясенә актив кушылды. Хезмәткәрләр барлык кирәкле азык-төлек продуктлары белән 90 җыелма җыйганнар, анда май, ярмалар, макарон әйберләре, чәй, тушенка, балык консервлары һәм тәм-томнар кергән. Татарстанның көньяк-көнчыгышының 10 районында яшәүче инвалид балаларга 10 пакет һәм 80 пакет пенсионерларга тапшырылды.
«Татнефтедор» ҖЧҖ директоры Рөстәм Гарифуллин сүзләренә караганда, адреслы социаль ярдәм күрсәтү яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе тәмамланганчы дәвам итәчәк.