Татарстанның юл оешмасы Балтач районының мохтаҗ гаиләләренә ярдәм күрсәтте

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

"Районара юл-төзелеш идарәсе -1" ҖЧҖ авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә хәйрия ярдәме күрсәтүне дәвам итә. Балтач районының аз тәэмин ителгән 54 гаиләсе азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителде. Гаиләләр соравы буенча җыелмага ярмалар, макарон әйберләре, көнбагыш мае, чәй, төрле тәм-томнар керде.

Элек без хәбәр иткән идек, бу юл оешмасы районның өч күп балалы гаиләсенә яңа ноутбуклар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International