Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү барышында 700дән артык агач утыртылды

2020 елның 3 мае, якшәмбе

Татарстан башкаласында Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү дәвам итә. Ул 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, узган атнада барлык эшләр дә билгеләнгән график буенча алып барылган. Булатов урамыннан алып Ферма шоссесына кадәр юл киеме һәм уң һәм сул съездларның юл полотносын урнаштыру дәвам иткән, юлүткәргечнең 1 һәм 2 нче терәк диварлары арасында төп юнәлештәге юл полотносы асфальтланган. 1568 м борт ташы, 5 нче номерлы терәк дивар буенда 270 м һәм уң съезд тротуары буенда 329 м озынлыктагы су агызу лотоклары монтажланган. Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре трамвай линияләрен монтажлауны дәвам иткәннәр.

Юлүткәргечне урнаштыру буенча трамвай юлының аралык корылмасын җыю, монтажлау һәм арматуралау эшләре алып барылган.

Җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелешендә арматуралау, опалубканы монтажлау һәм җир өсте җәяүлеләр кичүе конструкцияләрен бетонлаштыру эшләре башкарылган. 4 нче номерлы баскычның ростверкы бетонлаштырылган.

Инженерлык челтәрләрен урнаштыру дәвам итә. Аерым алганда, яңгыр канализациясе торбаларын һәм коеларын җәю. Булатов урамыннан Ферма шоссесына кадәрге участокта уң һәм сул съезд буенда 34 тышкы яктырту баганасы монтажланган.

Узган атнада компенсацион яшелләндерү сыйфатында 1 һәм 2 номерлы терәк диварлары буенда, шулай ук төзелә торган объектның башка участокларында 197 агач утыртылган. 1000 төп юкә, чыршы һәм каен үсентеләренең 705е утыртылган инде. Яшел үсентеләргә су сибү системасы сузыла. 1 этап төзелешендә узган атнада 147 инженер-техник персонал һәм 38 махсус техника берәмлеге мәшгуль булган.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының беренче этабы дүрт полосалы юлны үз эченә ала (һәр юнәлештә икешәр полоса). Ул шәһәр әһәмиятендәге беренче класслы магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 4 транспорт хәрәкәте полосасы һәм ике юллы трамвай линияләре өчен 109,7 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә юлүткәргече төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International