Казан юлчылары аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм иттеләр

2020 елның 2 мае, шимбә

Татарстанның «РусРемСтрой» ҖЧҖ юл оешмасы авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү буенча хәйрия акциясенә кушылды. Казан, Питрәч һәм Балык Бистәсеннән 7 аз тәэмин ителгән гаилә һәм мөмкинлекләре чикле 20 кеше азык-төлек алды. Җыелмалар һәр гаиләнең ихтыяҗларыннан һәм теләкләреннән чыгып формалаштырылды. Юлчыларга рәхмәт сүзләрен Балык Бистәсеннән тыл хезмәтчәннәре Нуретдин Вәлимөхәммәт улы Динмөхәммәтов, Нина Ивановна Максютина, Оркыя Вәли кызы Сибгатова җиткерделәр. Шулай ук Питрәч районы Богородское авылыннан Дершевлар һәм Лабоцких, Казаннан Васильевлар, Гарәфиевлар, Шимариннар һәм башка күп балалы гаиләләр рәхмәтләрен белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның юл тармагы предприятиеләре аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук балалар йортларына һәм өлкәннәр өчен интернатларга үз-үзләрен изоляцияләү чорында ярдәм итү инициативасы белән чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International