Татарстанның тагын бер юл оешмасы - «Чистай Автодор» үз-үзеңне изоляцияләү чорында зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтте. Чистай районының Луч бистәсе, Кече Талкыш, Зур Талкыш һәм Иске Ромашкино авылларының 50 күп балалы һәм аз керемле гаиләләре кирәкле азык-төлек һәм юу чаралары белән җыелмалар алдылар.
Юлчылар Чистай балалар йортыннан шефлыкка алынганнарны да онытмадылар - барлык 29 тәрбияләнүчегә тәм-том тутырылган җыелмалар тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның юл тармагы предприятиеләре авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү инициативасы белән чыктылар. «Волгадорстрой» ҖЧҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Трест Камдорстрой» АҖ, «Мостовик» АҖ, «Районара юл-төзелеш идарәсе-1» ҖЧҖ предприятиеләре хәйрия ярдәмен Дәрвишләр балалар йорты, Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, республиканың Балтач, Чистай, Алексеевск, Теләче районнарының күп балалы гаиләләренә күрсәттеләр. Юл төзүчеләр киләчәктә дә балалар йортларына, интернатларга һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итәргә ниятли.