Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында федераль һәм төбәк юлларының юл буе полосаларын, шулай ук елга, авиа һәм тимер юл вокзалларын тиешле халәткә китерү буенча эшләр дәвам итә. 30 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан икеайлык башыннан 5688 куб м - бу 330 тонна - каты көнкүреш калдыклары җыелган. Көн саен санитар чистартуда 678 кеше һәм 194 махсус техника катнаша.
«РТЮ» ААҖ филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча тимер юлга бүлеп бирелгән полосаларны һәм производство участокларының якын-тирә территорияләрен чистартканнар. Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле 37 тонна чүп-чар утильләштерелгән, 5 рөхсәтсез калдык ташлау объекты ачыклангн һәм бетерелгән, 77 агач утыртылган. Җыештырылган территориянең мәйданы 852 336 кв. м тәшкил иткән. Әлеге эшләргә 250 кеше җәлеп ителгән.
Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү эшен оештырган. Чараларда 167 кеше катнашкан. 27 куб м каты коммуналь калдыклар чыгарылган, тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның мәйданы 25021 кв. м тәшкил иткән.