2020 елның 5 маеннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан һәм Омскидан Горно-Алтайск шәһәренә очулар башлый. Рейслар атнага ике тапкыр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 50 урынлы CRJ-200 һава судносында башкарылачак.
Казаннан очыш 06:50 сәгатьтә планлаштырыла, Горно-Алтайскка 14:50 төшә. Горно-Алтайсктан кире якка очыш - 15:30, Казанга килү - 15:50 (һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән). Авиабилетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Казан – Горно-Алтайск маршрутының бәясе бер якка 690 сумнан башлана.
Омскидан очыш - 12:30, Горно-Алтайскка 14:50 төшә. Горно-Алтайсктан кире очу - 15:30, Омскига 15:50 сәгатьтә (һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән) төшә. Авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Омск – Горно-Алтайск авиабилетының бәясе бер якка 5 247 сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук сишәмбе көнне Горно-Алтайсктан Чиләбегә һәм Түбән Новгородка очарга мөмкин.
Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.