Тукай районында төзекләндерү чорында 7 майдан Яр Чаллы - Сарман юлы ябыла

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районында 7 майдан 31 октябрьгә кадәр Яр Чаллы – Сарман автомобиль юлының 29,6 км дан 33,4 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Яр Чаллы – Сарман» - Теләнче-Тамак һәм «Яр Чаллы – Сарман» - Казаклар - Теләнче-Тамак автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне әлеге автомобиль юлы буенча үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International