2020 елның 1 маеннан 31 октябренә кадәр Татарстан Республикасының төбәк ташламаларын алучыларга Татарстан Республикасы территориясе буенча шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү бәясеннән 50 процент ташлама бирелә.
Ташламалы билетларны рәсмиләштерү ташламага хокукны раслаучы документлар нигезендә башкарыла. Төбәк ташламалары каралган категорияләр исемлеге һәм кирәкле документлар белән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе сайтының «Пассажирларга» бүлегендә танышырга мөмкин.
Күрсәтелгән документлар булмаган очракта ташламалы билет рәсмиләштерелми. Юл йөрү өчен гамәлдәге тарифларга туры китереп түләнелә.