Татарстан башкаласында 30 нчы августка Зур Казан боҗрасы буенча трамвай хәрәкәтен ачу планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.
«Зур Казан боҗрасы төзелеше дәвам итә. Ике этапта эшлибез. 30 августка, Республика көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына, Казан тирәли боҗра буенча трамвай хәрәкәтен ачу бурычын куябыз. Ягъни, трамвай тулысынча боҗра буйлап йөрсен өчен. Бу объектта тәүлек әйләнәсе эшлибез. Артта калулар юк, график буенча барабыз», - дип сөйләде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Төзелеш «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әлеге проектны «шәһәр өчен бик кирәк», дип өстәде.
«Объект шәһәрнең Җиңү проспекты урнашкан бер өлешен бушатырга гына түгел, ә Казан үзәгендә — Пушкин һәм Татарстан урамнарында юл хәрәкәте интенсивлыгына да турыдан-туры йогынты ясаячак. Күп очракта хәрәкәт маршрутлары кыскарачак, димәк — бөкеләр азрак, экология яхшырак, кешеләр өчен уңайлыклар күбрәк», — дип ассызыклады ул.
Татарстан башкаласында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү эшләре бара. Эшләр Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 метр озынлыктагы участокта алып барыла. Зур Казан боҗрасының беренче этабына ике трамвай юлы кергән шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясендәге дүрт полосалы юлны, шулай ук Ферма шоссесы өстендәге юлүткәргечне төзү керә.