Татарстанда автомобиль юлларының куркыныч авария участокларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча эшләр башкарылачак

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстанда Юл эшләре программасы кысаларында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыккан һәм авария куркынычы зур булган урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча эшләр башкару ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстанда 2020 елда Юл эшләре программасын башкару һәм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта хәбәр итте.

2019 елда республика юлларындагы һәлакәтләргә анализ ясап, аварияләр күпләп була торган 101 (-12) урын барланган, шул исәптән федераль юлларда - 7, төбәк юлларында – 5, җирле юлларда – 89 урын. Аларның һәркайсына карата иминлекне арттыру буенча чаралар эшләнгән. Шулай ук 33 потенциаль куркыныч урында, 61 авария куркынычы зур булган урында һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар очрагы булган 98 урында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча чаралар эшләнгән.

Хәзерге вакытта Юл эшләре программасы буенча берничә план формалаштырылган. Аерым алганда, республиканың 32 районында гомуми озынлыгы 75 км булган 46 участокта төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында ясалма ут баганалары урнаштыру планлаштырыла. Җиде муниципаль районда 33 юл участогында 8,6 км металл киртә куеп чыгу ниятләнә, шул исәптән Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлының 4 участогында 5,1 км озынлыктагы төп киртәләр.

31 районда халыкка хезмәт күрсәтү һәм белем бирү оешмалары янындагы юлларда 104 ясалма тигезсезлек булдырырга планлаштырыла. 9 районда 73,2 млн. сумлык тротуарлар төзеләчәк.

Моннан тыш, муниципаль юл фондлары кысаларында 2020 елда авария куркынычы зур булган урыннарда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча беренчел чараларны үтәү, ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерү һәм куркынычсызлык киртәләрен урнаштыру каралган.

Михаила Фролов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International